Борды авыл җирлегендә халык җыелышы узды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Борды авыл җирлегендә халык җыелышы 2020 елның 13 гыйнварында Борды авыл җирлегендә Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, федераль һәм республика ведомстволары һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашында гражданнар җыелышы узды. Җыелышта авыл җирлеге башлыгы Абдульманова Роза Николаевна авыл җирлегенең 2019 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясады һәм 2020 елга бурычлар билгеләде. Фикер алышуларда район башлыгы ,оешма һәм авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Чыгышлар презентацияләр белән үрелеп барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International