Хезмәтләренә лаеклы бәя

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда ТР агрохимия хезмәтенең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

«Тукайагрохимсервис» ҖЧҖ әче туфракны известьлау эше буенча сельхозхимия предприятиеләре арасында беренче урынга чыкты һәм 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Предприятие җитәкчесе Рифкать Шәфигуллинга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының рәхмәт хаты тапшырылды. Механизатор Әсхәт Мифтахов та шундый ук бүләккә ия булды. Ә директорның җитештерү буенча урынбасары Данил Шәймәрдәнов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Чыганак:"Якты юл "газета 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International