Тукай районында 6 гаилә ана капиталы алды.

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

Тукай районында 6 гаилә ана капиталы алды. 15 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең  Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы Эдуард Фәттахов чакырылган ата-аналарны котладылар,шулар арасынңа  6 тукайлф гаиләсенә дә сертификатлар тапшырдылар. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 3 мең сертификат бирелгән, 2,5 мең Тукай гаиләсе 1,1 млрд.сумнан артык күләмдә  акча белән файдаланган.

Сертификат бирү, МСК акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfrf.ru

Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз гражданинның шәхси кабинетында сайтта https://es.pfrf.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International