8-9 гыйнварда "Измаилово" концерт залында (Мәскәү шәһәре) «Душа народа моего»V Юбилей Халыкара милли мәдәниятләр һәм фольклор конкурс–фестивале узды.
Фестивальне оештыручылар-«Планета шатлыгы» оешмасы (мәдәни-белем бирү проекты).
Фестивальгә Россиянең милли (халык) һөнәри һәм һәвәскәр иҗат коллективлары (вокал, хореография, халык уен кораллары, нәфис сүз, театр иҗаты, халык костюмы, Мода театры һәм башка юнәлешләр) чакырылган иде.
Фестивальдә Тукай районыннан Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Мизгел" балалар инструменталь ансамбле (җитәкчесе Гыймазетдинов Нәзир) катнашты һәм алар ике дипломга ия булдылар - 1 дәрәҗә лауреат һәм" Халык традицияләрен саклаган өчен " дипломына ия булдылар, шулай ук 3 кубок һәм Сочи шәһәрендә узачак конкурсларда катнашу өчен Роза хуторга сертификат тапшырдылар.
Балалар Кызыл мәйдан, мавзолей, Космонавтика музее, ВДНХ буенча экскурсияләрдә бик теләп катнаштылар.
Шулай ук Измайлово әкияти паркында зур зоопаркта булдылар.