Калмаш авыл җирлегендә Тукай муниципаль районы башлыгы катнашында гражданнар җыелышы узды.

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 15 гыйнварында Калмаш авыл җирлегендә Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, федераль һәм республика ведомстволары һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашында гражданнар җыелышы узды.
Авыл җирлеге башлыгы Габдуллина Равия Касыйм кызы 2019 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясады һәм 2020 елга бурычлар билгеләде. Чыгыш ахырында авыл җирлеге башлыгы барлык халык исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Җыелыш барышында халык борчыган проблемалар белән уртаклашты. Авыл халкы Мәдәният йорты бинасын төзекләндерүдә ярдәм сорадылар. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады, алар барысы да беркетеп, алга таба карап тикшерү өчен контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International