14 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов төбәк аграр ведомстволары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм фәнни бергәлек җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе уздырды, ул язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм үзебезнең чәчүлек материалын куллану мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе тарафыннан Татарстанның әче туфракны известьлау һәм авыл хуҗалыгы техникасын техник модернизацияләү буенча алдынгы төбәкләр арасында булуы билгеләнеп үтелде. 2019 елда республикада туфракны известьлау 57 мең га мәйданда башкарылды. Шуны әйтергә кирәк, әче туфрак – ул безнең төбәккә хас күренеш һәм яхшы уңышка ирешүдә төп лимит факторы булып санала. Аңа минераль ашламалар да кертү дә көткән нәтиҗәне бирми. Моның өчен башта туфракны известьларга кирәк. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 90%ка кадәр чыгымнары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан каплана.
Моннан тыш, 2019 елда авыл хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләү буенча республика тарафыннан шактый эш башкарылды, 242 трактор, 130 ашлык җыю комбайны, 32 азык җыю комбайны һәм 2 меңнән артык башка техника сатып алынды.