Авыл халкы белән чираттагы очрашу Күзкәй авылында узды. Җирлек башлыгы Гәрәев Эдуард Рәкыйп улы халыкны 2019 елда җирлекнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, яңа елга планнар белән уртаклашты. Очрашуда район башкарма комитеты Җитәкчесе Ленар Гаяз улы Авзалов катнашты.