Тукай муниципаль районының "Кнәз урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе нигезендә 2012 елның 12-14 ноябрендә наркотикларга каршы көрәшкә юнәлгән семинар узды.

2012 елның 16 ноябре, җомга
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының эш планы буенча Тукай муниципаль районының "Кнәз урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе нигезендә Татарстан Республикасында 2011-2015 нче елларда халыкның наркотикларга каршы көрәш "Уңышка юл" программасын тормышка ашыру нигезендә 2012 елның 12-14 ноябрендә наркотикларга каршы көрәшкә юнәлгән семинар узды.

Семинарны үткәрделәр:
 - Пухова Ю.В. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе,
 - Вахрушева И.Г. - доцент, психологик фәннәр кандидаты,
 - Мантонина О.И. - доцент, психологик фәннәр кандидаты,
 - Тутушкин Н.К. - "ИН-КОНЦЕНТ" психологик үзәгенең тренер-укытучысы.

Семинарда класс җитәкчеләре, тәрбияви эш буенча директор урынбасарлары, балалар бакчаларының мөдир һәм тәрбиячеләре катнашты. Алар белән тренинглар һәм мастер-класслар уздырылды, ата-аналар белән эшләү өчен методикалы, психологик һәм фәнни фикерләр тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International