Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда төрле рәвештә 410 млн сумнан артык дәүләт ярдәме алдылар.
Республикада илкүләм проект буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ярдәм итү крестьян (фермер) хуҗалыкларына "Агростартап" грантларын, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә субсидияләр бирү һәм мөлкәт, техника, терлекләр сатып алуга чыгымнарның 50%ына кадәр каплау аша алып барыла.
"Агростартап" программасы буенча 2019 елда 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр грантларны 103 кеше алды, аларның гомуми суммасы 312,7 млн сум тәшкил итә, ә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә субсидияләр бирү программасы буенча 29 кооператив субсидия алды, аларның гомуми суммасы 98,9 млн сум тәшкил итә.