19 гыйнварда районның йөзләгән православ динен тотучы халкы Хач ману бәйрәмен үткәрергә җыена. Ул – Гайсә пәйгамбәрнең Иордан суында чумдырылган көне, христианнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе. Изге суда коену йоласы дини кешеләрне генә түгел, ә кискен хис-кичерешләр артыннан бәкегә чумып, шул фотоларын социаль челтәрләргә куярга омтылганнарны да үзенә җыя.Кнәз авылының Могҗизалар тудыручы изге Николай храмында да Хач ману бәйрәме уңаеннан илаһи литургия узды.