2020 нче елның 17 нче гыйнварында, Иштирәк мәктәбе базасында, туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү” дигән темага семинары узды. Мәктәп директоры Ю.П.Васильев семинарда катнашучыларны мәктәп коллективы эшчәнлеге белән таныштырды. 6 нчы класста тәҗрибәле укытучы Хәеретдинова В.Н.татар теленнән ачык дәрес күрсәтте. Бөек Җинүнең 75-еллыгына багышланган “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены да бик уңышлы булды.Башлангыч сыйныф укытучылары Туктарова Р.Т., Закирова В.Х., башлангыч класс укучылары һәм балалар бакчасы нәниләре белән берлектә, “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Соңыннан уздырылган “Түгәрәк өстәл”дә туган тел укытудагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу узды, киләчәккә планнар билгеләнде