Бәтке авыл җирлегендә халык җыелышы узды. 

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 21 гыйнварында Бәтке авыл җирлегендә Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, федераль һәм республика ведомстволары һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашында гражданнар җыелышы узды. 

Җирлек башлыгы Максим Ионычев    авыл җирлегенең 2019 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясады һәм 2020 елга бурычлар билгеләде. Фикер алышуларда район башлыгыФ.М. Камаев ,оешма һәм авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Чыгышлар презентацияләр белән үрелеп барды.

Шулай ук, җирле тормышында актив катнашучыларга һәм уллары хәрби хезмәттә булган  ата-аналарга  истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International