Мусабай-Завод авыл китапханәсендә чара узды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Мусабай-Завод авыл китапханәсендә урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен "ТАССРның 100 еллыгы. Тарих кайдан башлана?" дип исемләнгән тематик сәгать узды. Китапханәче ТАССРның барлыкка килү тарихын сөйләде, укучыларны "Татарстан:үткәне, бүгенгесе, киләчәге" исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, сорауларга төгәл, дөрес җаваплар таптылар, республикабызның тарихын чагылдырган китаплар, журналлар белән таныштылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International