"Чечен уты "динән батырлык дәресе узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 22 гыйнварында,  хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында, гвардия өлкән лейтенанты Валерий Викторович Пучининга багышланган батырлык дэресе узды. 
 2005 елның 22 гыйнварында гвардия якташы, өлкән лейтенант Пучинин Валерий Викторович Чечняда батырларча һәлак булды.  
 
Чарада авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Кенәз  мәктәбе укучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Цандер, «Родина»патриотик клубы әгъзалары катнашты. Укучылар алдында Кнәз авыл җирлеге депутаты Тамара Тузеева, Чечня сугыш хәрәкәтләре ветераны, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Васил Гайфуллин чыгыш ясады. «Родина» патриотик клубында катнашучы Анастасия Абрамова укучыларга Валерий Пучининның геройларча батырлыгы турында сөйләде һәм Елена Алексеевнага Ватанны саклаучы улын лаеклы тәрбияләгән өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бер минут тынлык белән искә алдылар. Гвардия өлкән лейтенанты Пучинин Валерий Викторовичның каберенә дә тере чәчәкләр салдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International