21 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең азык-төлек куркынычсызлыгы доктринасын яңа редакциядә раслау турындагы указга кул куйды. Документның алдагы версиясе 2010 елдан бирле гамәлдә булды.Доктрина азык-төлек куркынычсызлыгын исәпләүнең элек кабул ителгән методикасын үзгәртүне күздә тота. Аны бәяләү өчен үзебезнең илдә җитештерелгән чагыштырма авырлык урынына эчке куллану күләмендә үз-үзеңне тәэмин итүнең халыкара күрсәткече кулланылачак. Ул җитештерү күләменең куллану күләменә мөнәсәбәтен генә түгел, продукциянең ЕАЭС техник җайга салу таләпләренә туры килүен дә, шулай ук азык-төлекнең икътисадый һәм физик мөмкинлеген дә үз эченә ала