«Мин яратам сине, Туган ягым» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.  

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 28 гыйнварында Кнәз мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Мин яратам сине, Туган ягым» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Әлеге чарада Кнәз мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары катнашты.Чаранын максаты: яшь буын өчен кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихи үткәне, бүгенге мәдәнияте, икътисады, табигате белән таныштыру.

 Чарада«Минем Республикам» документаль фильм күрсәтелде, туган як тарихы, аның гореф-гадәтләре, мәдәнияты һәм истәлекле урыннары турында күп мәгълүмат бирелде.   Балалар викторинада актив катнаштылар, үзләренең туган якларын белүләрен һәм яратуларын күрсәттеләр. Очрашу ахырында барысы бергә Татарстан гимнын тыңладылар.                                                               

Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International