2020 нче елның 24 нче гыйнварында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова “Куркыныч төшү” мультфильмын күрсәтте. Бу күрсәтү балаларның алкогольнең кеше организмына зыяны турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлтелгән иде. Чараның төп бурычлары алкогольнең кешегә тискәре йогынтысы, сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау иде.Мультфильмны 3 социаль хезмәт алучы карады. Соңыннан алар социаль педагогның сорауларына җавап бирделәр һәм кызыклы мәгълүмат өчен рәхмәт әйттеләр.