Мәктәп укучыларының республикакүләм олимпиадалары дәвам итә. Мусабай -Завод мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Вильданова Камиләне һәм аны олимпиадага әзерләгән туган тел укытучысы Вильданова Лилия Равиловнаны, туган тел буенча республика күләмендәге олимпиадада призлы урын алуы белән, чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен телибез.