Информатика укытучыларына ЦЭТВГА күчүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерелде

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында федераль Гомумроссия телеканалларының аналоглы эфир тапшырулары туктатылды. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең цифрлы эфир телевидениесенә күчүгә әзерлеген тәэмин итү буенча масштаблы эш башкарылды. 27гыйнвар көнне  узган киңәшмәдә Тукай районы Башлыгы Фаил Камаев информатика укытучыларына ЦЭТВГА күчүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм мактау кәгазьләре тапшырды 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International