Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенге көндә 1 га чәчүлек мәйданнарына 29,3 кг гамәлдәге матдә туры килә, бу физик авырлыкта 4 232 тонна тәшкил итә. Бер атна эчендә 448 тонна минераль ашлама сатып алынган, шулардан "Кама" агрофирмасы ҖЧҖ-168тонна, "Гигант" ҖЧҖ- 200 тонна, Сәйдәшев исемендәге АХП ҖЧҖ-20тонна, фермерлар-60 тонна .
Хуҗалыкларда техниканы ремонтлау дәвам итә, бүгенге көнгә ремонт ясалган:
- трактор-292 берәмлек .
- чапкыч-27 берәмлек.
- чәчкеч-137 берәмлек .
- культиваторлар -119 берәмлек.
"Гигант" ҖЧҖ, Сәйдәшев исемендәге АХП ҖЧҖ, "Р-Агро" ҖЧҖ техникасын ремонтлауны тулысынча төгәлләделәр.