*Һава керү һәм бинадагы температураны киметү өчен тәрәзәләрне ябарга кирәк (фатирда җылырак булган саен, металл зарарлана).
*кешеләр һәм йорт хайваннарын бүлмәгә керүләрен Чикләргә
*суда чылатылган газета ,резин перчаткаларда һәм марля бәйләвечләрендә генә терекөмешне җыеп алыгыз, иң вак шарларны лейкопластырь белән җыярга була.
*жыелган терекөмешне сулы савытка салырга һәм тыгыз итеп ябарга. ( Терекөмеш парлары таралмас өчен ) Савытны чүп-чар савытына , унитазга ташламаска һәм урамда да чыгармагыз!
*щетки яки пульверизатор ярдәмендә терекөмеш ватылган урынны концентратлы марганцовка эремәсе белән эшкәртергә һәм якынча бер сәгатькә калдырга, ә аннары сабын-сода эремәсе белән юарга (40 г.хуҗалык сабыны һәм 50 г. азык содасын 1 литрлы су эретегез).
Бер тәүлек эчендә бүлмәгә кермәскә тырышыгыз. Аннары идәнне су белән юарга була.
Авызны марганцовканын йомшак эретмәсе белән чайкагыз һәм активланган күмернең 2-3 сәдәбен кабул итегез-бу организмга токсиннарның йогынтысын киметәчәк.
Демеркуризация (терекөмешле пычратуларны бетерү һәм терекөмешле калдыкларны утильләштерү буенча чаралар) үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренә (ЕДДС) мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.