2012 елның 24 нче ноябрендә Сосновый Бор посёлыгының универсал спорт залында район авыл җирлекләренең, оешмаларының һәм предприятиеләренең ирләр төркемнәре арасында волейбол буенча финал ярышлары узды.

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе

2012 елның 24 нче ноябрендә Сосновый Бор посёлыгының универсал спорт залында район авыл җирлекләренең, оешмаларының һәм предприятиеләренең ирләр төркемнәре арасында волейбол буенча финал ярышлары узды. Ярышның финал өлешендә  районның көчле төркемнәре катнашты.

                                                         Алар арасында:

                                        1.Күзкәй авыл җирлеге төркеме;

                                        2.”Чаллы Бройлер” җаваплылыгы чикле җәмгыять төркеме;

                                        3. Бәтке авыл җирлеге төркеме;

                                        4. Тукай районы суды төркеме;

     

Барлык төркемнәр лаеклы һәм матур уен күрсәттеләр. Кискен рәвештә район кубогы өчен урыннар түбәндәге рәвештә бүленде:   

                            1 урын –Тукай районы суды

                            2 урын -  Бәтке авыл җирлеге

                            3 урын – Күзкәй авыл җирлеге

Тукай муниципаль районының 2012 нче ел кубогын Тукай районы суды алды. Яхшы уен өчен барлык катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International