2012 елның 23 нче ноябрендә Тукай муниципаль районының Ерыклы авылы күп функциональ залында КВН фестиваленең финал ярышлары булып узды.

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе

2012 елның 23 нче ноябрендә Тукай муниципаль районының Ерыклы авылы күп функциональ залында Тукай муниципаль районы учреждениеләрендә, предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче( укучы) яшьләр төркемнәре арасында КВН фестиваленең финал ярышлары булып узды.

 Финалда Кнәз, Мәләкәс, Иштирәк, Боерган, Калмаш авыл җирлекләре төркемнәре катнашты.

Киеренке уенда җиңүне Кнәз авыл җирлеге төркеме яулап алды,2 нче урын Мәләкәс авыл җирлеге төркеме һәм 3 нче урын Иштирәк авыл җирлеге төркеменә бирелде. “Иң зыялы төркем” номинациясендә җиңүче булып Боерган авыл җирлеге төркеме һәм “Иң кызыклы төркем” номинациясендә Калмаш авыл җирлеге төркеме танылды. Барлык төркемнәр гитара белән бүләкләнде. КВНда катнашучыларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International