Тукай районында 2019 елда хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Слетка һәр тармактагы предприятие һәм оешмаларның җитәкчеләре һәм алдынгы хезмәткәрләре, район үсешенә нигез салган ветераннар, республика һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр чакырылган иде. Аларга мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды.Шулай ук иң яхшы коллективлар, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре бүләкләнде. Дипломнар һәм бүләкләр Авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләренә тапшырылды
Сәхнәдә алдынгыларны котлап ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы чыгыш ясады. Тукайлыларны Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев,ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов котлады