Сәхнәдә – алдынгылар

2020 елның 7 феврале, җомга
2019 ел нәтиҗәләре буенча алдынгыларны хөрмәтләү слетында 300дән артык райондашыбызга сәхнәгә чакырып, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр, күчмә кубоклар тапшырдылар. 

«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең кош эшкәртүчесе Гөлшат Сафина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өлкән белгече Римма Сибгатуллина «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булдылар. Яңа Бүләк мәктәбе директоры Сәлмән Әхмәтҗанов, Яңа поселогы мәктәбе укытучысы Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Бәтке авылы «Аленушка» балалар бакчасы тәрбиячесе Рима Минхәйдәрова Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының Почет грамотасын алдылар. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафинага һәм район Советының юридик бүлеге башлыгы Нәзирә Бузинага ТР муниципаль берәмлекләр советы ассоциясенең Почет грамотасы бирелде. 
16 хезмәткәр район башлыгы Фаил Камаевның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Алар арасында безнең хезмәттәшебез – «Якты юл» («Светлый путь») газетасының дизайнер-версткалаучысы Динара Шакирҗанова да бар. Ул озак еллар әлеге вазифаны башкара, үз эшенең чын остасы. 
 ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов 9 райондашыбызга министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды. Алар – белгечләр, иртә таңнан караңгы төнгәчә басуларда эшләүче механизаторлар. 
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев район уңганнарын котлап, үз бүләкләрен алып килгән иде. «Бердәмлек» кулланучылар кооперативы җитәкчесе Минталип Миңнехановка, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең район филиалы җитәкчесе Назим Сәләхетдиновка, «Гигант» ҖЧҖнең көтү яңарту технологы Гөлнара Вәлиуллинага ул суыткычлар бүләк итте. 
Слетка кунак булып «ТатРИТЭКнефть» территориаль җитештерү предприятиесе директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, «Чаллы икмәге» АҖ директоры Рафаэль Юнысов та килгәннәр иде. Алар Тукай районы алдынгыларына акчалата бүләкләр тапшырдылар. 
Халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүгә ирешкән тукайлыларга слетта аерым урын бирелде. Әйтик, шундыйларның берсе – Биклән авылы егете, билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионы – яшүсмерләр арасында Дөнья беренчелеге җиңүчесе Илназ Рамазанов. Фаил Камаев аны районның горурлыгы дип атады, алга таба да уңышлар теләде. 
Авыл җирлекләре эшчәнлеге буенча иң яхшысы дип Борды авыл җирлеге танылды. Аңың башлыгы Роза Әбделмәновага күчмә кубок тапшырылды. Икенче урында – Түбән Суыксу, өченчедә – Боерган, дүртенче урында – Новотроицкое, бишенче урында Иштирәк авыл җирлекләре. Алар барысы да дипломнарга һәм акчалата бүләкләргә лаек булды. 
Иң күп ашлык җыйган, сөт саву, ит җитештерү буенча югары күрсәткечләргә ирешкән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә алдынгылар слетында бәяләнде. Алар арасында – Кама» агрофирмасы, «Кама-Бекон» һәм «Чаллы-Бройлер», «Феникс» җәмгыятьләре, Сәйдәшев исемендәге предприятие, «Гигант» хуҗалыгы, «Тукай азык-төлек корпорациясе». 
Иң нәтиҗәле эшләүче мәктәпләр дип Бәтке, Калмаш, Князево, Сәмәкәй мәктәпләре, иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре дип Түбән Суыксу, Яңа поселогы, Сосновый Бор балалар бакчалары билгеләнде. 
Князево, Мәләкәс, Комсомолец мәдәният йортлары 2019 елдагы эшчәнлекләре буенча беренче, икенче, өченче урыннарны бүлеште. 
Китапханәләрдән Калмия китап йорты иң яхшысы булып танылды. 
Иң яхшы фельдшер-акушерлык пунктлары да бүләкләргә лаек булды. Калмаш ФАПы мөдире Фәндәлия Кәрәмовага күчмә кубок тапшырылды, Нефтебаза поселогы ФАП мөдире Александра Крюкова икенче, Новотроицкое ФАП мөдире Эльвира Драгунова өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Фаил Камаев авыллардагы медицина хезмәткәрләренең эшен иң кирәкле һөнәрләрнең берсе дип билгеләп үтте, тармакка яшь белгечләрне тартырга чакырды. 
Социаль юнәлештә эшләүче иң яхшы оешма, халыкка иң яхшы хезмәт күрсәтүче, инвестиция сәясәте буенча иң яхшы эшләүче оешмалар, төзелеш предприятиеләре билгеләп үтелде.
Иң зур күрсәткечләргә ирешкән тракторчылар, комбайнчылар, иң күп сөт алган савымчылар, терлекчеләр шулай ук район башлыгы кулыннан дипломнар һәм премияләр алды. 
Тугыз баштан артык сыер тотучы алты шәхси ярдәмче хуҗалык сөт саву аппаратлары белән бүләкләнде. 
Киләчәккә ныклы нигез салып калдырганнары өчен район башлыгы Фаил Камаев слетта ветераннарга аерата олы хөрмәтен белдерде. Аларга махсус бүләкләр – җылы юрганнар тапшырды.
Тәҗрибәле остазларыбыз белән беррәттән яшь белгечләрнең дә хезмәтен бәяләде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләрендә бер елдан артык булмаган стажлы 28 яшь белгечкә истәлекле бүләкләр тапшырды. Аларны районда төпләнергә чакырды, киләчәктә үз эшләренең чын осталары булуларын теләде.

Рәфкать Билданов фотолары.  Чыганак:"Якты юл" газетасы
Галерея
  •  
  •  
  •  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International