Тукай муниципаль районы 2020 елның 10 февраленә авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат.
Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә.
Бүгенге көндә 1 га чәчүлек мәйданнарына 33,2 кг гамәлдәге матдә туры килә, бу физик авырлыкта 4 426 тонна тәшкил итә. Бер атна эчендә 692 тонна минераль ашламалар сатып алынган, шулардан "Кама " ҖЧҖ--292тн, "Парадиз" ҖЧҖ-100тн, "Сәйдәшев исемендәге АХП" ҖЧҖ -300 тонна.
Хуҗалыкларда техниканы ремонтлау дәвам итә, бүгенге көнгә :
- 298 берәмлек трактор;
- чапкыч-28 берәмлек;
- чәчкечләр 139 берәмлек;
212 берәмлек. -культиваторлар ремонт ясалган.
"Гигант" ҖЧҖ, Сәйдәшев исемендәге АХП ҖЧҖ, "Р-Агро" ҖЧҖ техникасын ремонтлауны тулысынча төгәлләделәр.