10 февраль көнне Новотроицкое авылында яшәүче тыл ветераны Захарова Надежда Васильевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариев,район ветераннар советы рәисе Г. С. Зарипов килделәр. Аңа Россия Президенты В.Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар,Надежда Васильевнага сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Тыл хезмәтчәне , үз чиратында, кунакларга визитлары һәм җылы котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде