7нче февраль көнне Калмия авылы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, язучы Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкованың “Дөнья тәгәрмәче” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. “Җаннар назга төренгән” исемле әдәби-музыкаль кичәгә язучы Әлфия Ситдыйкова, Яр Чаллы дәүләт педагогик университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, җырчы Дания Хан кызы Сибгатуллина, Калмия авылының күренекле кешеләре, мәктәп укучылары, китапханәчеләр, авыл халкы чакырылган иде.
Әлфия Ситдыйкова – КамАЗ тарихындагы вакыйгаларның шаһиты. Әсәрдә шул чорның рухын төгәл җиткерә алган ул. Шулай ук кичәдә “Дөнья тәгәрмәче” китабыннан өзекләр укылды һәм сәхнәләштерелде. Килгән кунакларга сүз бирелде. “Гөсләкәй” ансамбле чыгышы бу бәйрәмнең аерым бизәге булды.
Очрашуда катнашучылар бу китапның дәвамын да көтеп калачакларын белдерделәр.
Тукай муниципаль районы
үзәкләштерелгән китапханәләр системасы
.jpg)
.jpg)