2020 нче елның 5 нче февралендә Шилнәбаш мәктәбе базасында «Сыйфатлы универсаль белем бирүне гамәлгә ашыру өчен мәктәптә идарә итү шартлары тудыру»темасына семинар үткәрелде. Семинар эшендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Габдуллин Н.С., мәктәп директорлары, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Дәүләтшина С. Р. катнашты.
Мәктәп директоры Калугина Т.Д.. "Сыйфатлы универсаль белем бирү өчен мәктәптә идарә итү шартлары булдыру " темасына чыгыш ясады. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Пигалева С. Н. «Сәяси лидерлар һәм элита» дигән темага дәрес күрсәтте, Инглиз теле укытучылары Фролова Л.И., Шәехова Э. Р. «Инглизчә сәяхәт» исемле дәрестән тыш чара үткәрделәр.
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Крук Н.А. тимбол буенча тренинг үткәрде. Семинар эш режимында узды, тәкъдим ителгән материал муниципаль районның гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары эшендә актуаль һәм файдалы,дип язалар мәктәптән
