12 февраль көнне Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы Эдуард Фәттахов чакырылган ата-аналарны котлап, 2 тукайлы гаиләсенә сертификатлар тапшырды.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 3 мең сертификат бирелгән, 2,5 мең Тукай гаиләсе 1,1 млрд.сумнан артык акча белән файдаланган.
Сертификат бирү, МСК акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfrf.ru