Ветераннар сәхнәдә балкый  

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
ТАССР оешуның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, республикабызда өлкән яшьтәге үзешчән сәнгать осталарының «Балкыш» («Сияние») фестивале үтә.

Аның муниципаль турында катнашучы райондашлар 11, 12 һәм 14 февраль көннәрендә Кнәз, Борды һәм Калмия мәдәният йортларында чыгыш ясый. Чарада фольклор коллективлар да, аерым солистлар да катнаша. Җиңүгә ирешкәннәр 21 февраль көнне Борды мәдәният йортына гала-концертка җыела. Бу көнне сайлап алынган иң яхшылар исә фестивальнең зона этабына Тукай районы данын якларга чыгачак. 

Чыганак:"Якты юл "газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International