«Ел укытучысы-2020» конкурсының төбәк этабы узды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

«Ел укытучысы-2020» һәм Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона туры 2020 елның 5 февралендә Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе базасында узды.Һөнәри осталыкта Яр Чаллы шәһәре, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе, Тукай муниципаль районнары муниципаль тур җиңүчеләре ярышты. Безнең районнан Комсомол урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галиуллина Айсылу Сабит кызы, Яңа поселогы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әхмәтсафина Наталья Евгеньевна, Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхетдинова Гөлназ Фәрит кызы, «Педагогик дебют» номинациясендә Комсомол мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Семиволкова Юлия Виктор кызы көч сынашты. Зона турының финалистлары конкурсның региональ этабында катнашачак. Исемнәре 20 февральдән соң билгеле булачак. Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International