Мәктәп командалары һәлак булганнар сугышчы-интернационалистлар истәлегенә багышланган кышкы полиатлон буенча ярышларда катнашты

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

 

Патриотик тәрбия бирү максатыннан, 2020 елның 14 февралендә Новый бистәсендә һәлак булган сугышчы - интернационалистлар истәлегенә багышланган, «ФОРПОСТ» мәктәп отрядларының, оппонентларының җыелма командалары арасында кышкы полиатлон буенча район беренчелеге булып узды.  Ярышларда районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 12 команда катнашты. 
    Катнашучылар түбәндәге спорт төрләре буенча ярыштылар:
-егетләр: 3 км чаңгы узышлары,  перекладинада  күтәрелү, пневматик винтовкадан ату;
- кызлар: 3 км чаңгы узышы, аркада яткан килеш гәүдәне кутәрү «пресс» , пневматик винтовкадан ату.
Шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә бүленде: 
Егетләр арасында:
1 урын-Дәүләтгәрәев Илгиз, Иске Абдул авылы;
2 урын-Әминов Риназ, Яңа поселогы;
3 урын-Мингалимов Шамил, Калмаш;

Кызлар арасында: 
1 урын-Сәйфетдинова Ранэль, Яңа поселогы;
2 урын-Шәйдуллина Айгөл, Яңа поселогы;
3 урын-Исламова Риана, Мәләкәс авылы.

Команда нәтиҗәләре:
1 урын-Яңа поселогы мәктәбе,
2 урын - Иске Абдул урта мәктәбе,
3 урын-Мәләкәс мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International