Яр Чаллы статистика бүлегендә исәпкә алу компаниясен үткәрү чорында эшләү өчен вәкил һәм инструктор җәлеп ителде. Алар тарафыннан алда торган халык санын алуның оештыру планын формалаштыру процессы төгәлләнде. БХСА -2020 нын оештыру планы нигезендә район исәпкә алу һәм инструкторлык участокларына бүленәчәк. Бер исәпкә алу участогында уртача йөкләнеш 550 кеше тәшкил итәчәк. Шулай итеп, 2020 елгы БХСА белән эшләүгә районда 100гә якын кеше җәлеп ителәчәк. Барлык исәпкә алу персоналы укулар һәм тест узачак.
Фото-вәкаләтле вәкил һәм инструктор картографик материал белән эшләү вакытында,
Алар авыл җирлеге башлыклары урынбасарлары белән берлектә, торак пунктларның карт-схемаларын формалаштыралар, АС БХСА программасында йорт адресларын беркетәләр.
Халык санын алуда(БХСА) катнашырга теләүчеләр арасыннан вакытлыча персонал кандидатуралары исемлеген формалаштыру буенча эш алып барыла. (БХСА) -2020 кампаниясе чорында вакытлыча персонал тарафыннан эшләр башкару килешү нигезендә каралган. Эшкә урнашканда потенциаль исәпкә алучыларда сораштыру яки социаль-демографик тикшеренүләр үткәрү тәҗрибәсе булу хуплана.
Мәҗбүри таләпләр арасында:
- Россия Федерациясе гражданлыгы
- хөкем ителмәгән булырга тиеш,
- яше 18 яшьтән,
- компьютерда эшләү күнекмәләре,
- коммуникабельлек,
- игътибарлылык,
- грамоталык.
Исәпкә алучыга, контракт шартлары нигезендә, билгеләнгән функцияләрдән тыш, реклама яки башка продукцияне, бирелгән материаллардан тыш, тарату тыела.
Шулай ук ул халык турында җыела һәм эшкәртелә торган мәгълүматларның конфиденциальлеген тәэмин итәргә тиеш булачак.
2020 елгы исәпкә алу кампаниясендә катнашу белән бәйле сораулар буенча район халкы эш вакытында 88552-71-27-13 телефоны буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Яр Чаллы бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.
Булачак Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре 2020 елның декабрендә билгеле булачак.
Росстат (БХСА) -2020 башлангыч нәтиҗәләрен 2021 елның февралендә ясаячак, ә ахыргы нәтиҗәләр 2021-2022 еллар дәвамында билгеле булачак.
Башлык урынбасары
Г.Р. Шәйхуллина