Шилнәбаш авыл китапханәсендә  «Халык йөрәгендә мәңге» дип исемләнгән чара үткәрелде.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

15 февраль-татар шагыйре Муса Җәлилне искә алу көне. Шул уңайдан, 14 февраль көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен «халык йөрәгендә мәңге» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәгә килүчеләр өчен шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында «Муса Җәлил» дигән презентация, татар шагыйренең китаплары һәм цитаталарыннан торган «мәңгелек халык йөрәгендә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Егетләр игътибарына презентация һәм китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде.
                                                 Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International