000001 номеры "КАМАЗ " - Башкортстанда!

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Кырык дүрт ел элек,"Беренче" КАМАЗ"ны , Ватан кабул ит!"дигән  сүзләрне зур йөк машинасы бортын эшчеләр язды , ул  1976 елның 16 февралендә Чаллыда төп конвейердан төште.
Бу вакыйга "КамАЗ" төзүчеләре өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә әһәмиятле булды.

Советлар Союзы заманча куәтле йөк машинасы һәм автогигант - дөньяда тиңнәр булмаган заводлар комплексы алды. Предприятиенең беренче чиратын кабул итү актына 1976 елның декабрендә кул куелды, ә 1979 елның 10 июнендә КАМАЗда йөз меңенче зур йөк җыелды инде. 1976 елның 16 февралендә төп җыю конвейерыннан төшкән «КамАЗ-5320»  машинасы  безнең көннәргә кадәр бик яхшы сакланган. Йөк машинасы озак вакытлар Башкортстанда эшли, соңрак завод музее өчен сатып алына һәм торгызыла. Хәзер "КАМАЗ" № 000001-аеруча кыйммәтле музей экспонаты. 

http://100.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1682220.htm


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International