Сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган " Кызыл тюльпан» акциясе 

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Кнәз авыл җирлегендә сугышчы – интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Кызыл тюльпан» патриотик акциясе үткәрелде. Бу акция кысаларында, 2020 елның 14 февралендә, Кнәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннар һәм инвалидлар Советы әфганчы – сугышчыларның гаиләләрендә булдылар. Алар-Владимир Вороновның әнисе-Анастасия Андреевна Воронова,  Сабитов Җиһангирнын  тормыш иштәше  – Гафия Сабитов, Илшат Замановнын абыйсы - Илдус Заманов,   Флүр Фәйзуллинның улы - Эдуард Фәйзуллин.Мәдәният йорты хезмәткәрләре әфганчылар гаиләләренә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. «Родина» патриотик клубы әгъзалары исеменнән балалар үз куллары белән ясалган кызыл лалә чәчәкләре бүләк иттеләр.

                   Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International