2020 елның 15 февралендә Кенәз авыл җирлегендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган«Рубцом на сердце лёг Афганистан» дип исемләнгән митинг булып узды. Чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, авыл җирлеге ветераннар советы, мәктәп укучылары, һәлак булган солдатларның әти-әниләре, «Родина» патриотик клубы әгъзалары һәм авыл халкы катнашты. Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Ивановна Белова, запастагы подполковник, Әфганстан һәм Чечня сугыш хәрәкәтләре ветераны Руслан Германович Иванилов, КФХ җитәкчесе Таһир Нурулла улы Харматуллин сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар адресына котлау һәм ихлас рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Руслан Иванилов һәлак булган солдатларның әниләренә Ватанны саклаучыларны лаеклы тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде. Балалар аларга кызыл лалә чәчәкләре бәйләмнәре тапшырдылар. Митингта катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары сугыш хәрәкәтләре ветераннары «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар. Чараның икенче өлеше кече залда узды, анда чәй табыны һәм концерт программасы оештырылган иде
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева
.