"Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту" федераль проектын тормышка ашыру максатында «Демография» милли проекты кысаларында «Сәламәтлек эстафетасы " акциясе старт алды .
"Демография" милли проектының максаты – халык санының тотрыклы табигый үсешен тәэмин итү, шулай ук сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру, физик һәм психик сәламәтлекне саклау ихтыяҗларын формалаштыру.
Спорт чараларыннан тыш, «Сәламәтлек эстафетасы» акциясе халык белән очрашуларны, түбәндәге тематик блоклар буенча белем бирү, мәдәни, рухи-агарту чараларын үткәрүне үз эченә ала:
1) физик культураны үстерү-җәмәгать сәламәтлеген ныгыту факторы;
2) санитар агарту-сәламәт яшәү рәвеше нигезе;
3) кешенең тормыш сыйфатын күтәрүдә сәламәт туклануның роле. Алиментар авыруларны профилактикалау өчен балалар һәм яшьләр арасында сәламәт туклану культурасын формалаштыру;
4) сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда ММЧның роле.
Әлеге чаралар Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган, шулай ук Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы 204 нче Указын уңышлы тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
Агымдагы елның февраль – март айларында «сәламәтлек эстафетасы» акциясен республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында үткәрү һәм анда катнашуга 2 млн.тирәсе татарстанлы җәлеп итү планлаштырыла.
Чаралар үткәрү графигы һәм программасы өстәмә рәвештә «Туклану һәм сәламәтлек саклау Институты " автоном фәнни-гамәли коммерцияле булмаган оешма тарафыннан тәкъдим ителәчәк.
Тулырак мәгълүмат артыннан акция координаторы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының Ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы доценты, «Туклану һәм сәламәтлекне саклау Институты» автоном фәнни-гамәли коммерцияле булмаган оешма директоры Кәлимуллин Марат Илдус улына(электрон почта)мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. sd@leszdrav.ru( 89872670345).