“Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге  белгечләре Биклән урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәнендә кунакта булдылар

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

 

         Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 10 нчы февраль көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгененең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре Биклән урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Багавиева Наилә Шәймәрдан кызы янына кунакка бардылар.

         Чара үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә, илебезнең героик үткәне, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ветераннарга һәм өлкән буын кешеләренә рәхмәт хисләре тәрбияләүгә, илебезнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде.

         Чараның төп бурычлары - балаларның сугыш вакытында тылдагы кешеләр тормышы турындагы белемнәрен баету, ветераннарга игътибарлы караш тәрбияләү.

          Очрашу барышында Наилә Шәймәрдан кызы сугыш вакытындагы авыр тормыш турында күз яшьләре аша сөйләде.  

      Балалар сугыш һәм җиңү өчен көн-төн хезмәт иткән кешеләр тормышы турында игътибар белән тыңладылар, кызыклы әңгәмә өчен тыл хезмәтчәненә рәхмәт әйттеләр. Очрашу ахырында балалар капка төбен,  ишегалдын кардан чистарттылар. Башкарылган эшләрдән соң Наилә Шәймәрдан кызыннан рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

         Чарада 4 укучы, бер социаль хезмәт алучы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International