ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында без республикабыз үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне искә алабыз. Музыкаль белем пропагандистларының берсе, милли музыка мәдәнияте белгече һәм аның күренекле вәкиле-Татарстан АССРның халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров. 15 февральдә күренекле татар җырчысы Илһам Шакировның тууына 85 ел тула. Бу дата уңаеннан Татарстан авыл китапханәсендә «Җыр мәңгелек» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде, Китап укучылар арасында күргәзмә әдәбиятына күзәтү үткәрелде, аның матур җырларын тыңлау оештырылды.
