Бөек Ватан сугышы ветераны Нуриев Рәфкать Тәхәветдин улына 95 яшь тулды. Бу көнне Ветеранны балалары, оныклары, күп санлы туганнары юбилей белән котладылар. Фронтовикны куп санлы рәсми затларларда тәбрикләде.Алар:Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин , район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов , Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина , авыл советы ветераннары рәисе Зөфәр Дәүләтшин.
Фаил Мисбах улы юбилярны җылы котлап, ил Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район исеменнән истәлекле бүләк тапшырды