Ана капиталы тапшырылды.

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19 февраль көнне Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Тукай районының 9 гаиләсе ана капиталына ия булды. Чакырылган ата-аналарны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 3 мең сертификат бирелгән, 2,5 мең Тукай гаиләсе 1,1 млрд.сумнан артык акча белән файдаланган. Сертификат бирү, МСК акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfrf.ru  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International