Күзкәй авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сахабетдин Сәлахетдин улы Бахтегәрәев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Илфак Шамил улы килде. Ул район башлыгы Ф.Камаев исеменнән котлау сүзләре белән Россия Президенты В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды, аңа сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.