Тыл һәм хезмәт ветераны Хәсәншина Галия 90 яшьлек юбилеен каршылады

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Тонаташ авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хәсәншина Галия Шәрип кызы 90 яшьлек юбилеен котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров килде . Ул район башлыгы Ф.Камаев исеменнән котлау сүзләре белән Россия Президенты В. Путинның котлау открыткасын һәм район исеменнән истәлекле бүләк тапшырды , аңа сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде.

.Шулай ук Галия Шәриповнаны Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина,район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов котладылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International