2020 нче елның 19 нчы февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фархутдинова Алия һәм социаль педагог Шакирова Римма Әфган сугышы турында чара уздырды.
Әлеге очрашу катнашучыларда җаваплылык хисен үстерүгә, яшүсмерләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итүгә, шулай ук Әфган сугышы тарихы белән танышуга, һәлак булганнарга карата патриотик бурыч һәм мәрхәмәтлек хисләре тәрбияләргә булышты.
Әлеге чарада 16 балигъ булмаган бала катнашты.
Очрашу башында экраннан Әфганстан сугышы турында видеоязма күрсәтелде, “Әфганстан- син минем йөрәгем сыкравы…” видеосюжеты күрсәтелде.
Ватаныбызга риясыз хезмәт итү үрнәген бөтен дөньяга таныткан, гражданлык һәм интернациональ бурычларын намус белән үтәгән буын өчен эчкерсез горурлык хисләре безнең йөрәкләрдә мәңгегә истә калачак.