Район башлыгының Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2020 елның 21 феврале, җомга

ХӨРМӘТЛЕ ТУКАЙЛЫЛАР, ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘР ҺӘМ КОРАЛЛЫ КӨЧЛӘР ВЕТЕРАННАРЫ!

Сезне Ватанны саклаучылар көне- бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

 Бу бәйрәм көне — безнең тарихта үзенчәлекле урын били. Февраль ае көннәрендә ,  без Россия солдатының батырлыгын хөрмәтлибез, Ватан бәйсезлеге өчен һәлак булучыларны тирән хөрмәт һәм искә алабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Совет һәм советтан соңгы елларда кырыс хәрби хәрәкәтләр мәктәбен үткән һәркемгә  баш иябез. Без Бөек Ватан сугышы, локаль бәрелешләр ветараннарына, бүгенге көндә илебез иминлеге хакына хезмәт итүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Сезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм,Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, гаилә иминлеге һәм иң изге теләкләр телим!

Муниципаль район башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International