Ветеран 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Котлыйбыз!

2020 елның 21 феврале, җомга

Бөек Ватан сугышы ветераны , Яңа Сарайлы авылында яшәүче Садриев Хисаметдин Кыям улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев , Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы  Ф.Адиев ,авыл җирлеге белгечләре юбилярга кунакка килделәр һәм РФ Президенты котлавын һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар .Хисаметдин Кыям улына сәламәтлек, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм теләделәр. Якын кешеләр аны,үзләренең кайгыртучанлыклары  һәм игътибары белән сөендерсен ! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International