Калмаш авыл җирлегендә Игенче авылында мәчет ачылу тантанасы узды. Ачылышта Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов катнашты. Бәйрәмгә авыл халкы да килгән иде, алар бу вакыйганы түземсезлек белән көттеләр. Тантаналы ачылыштан соң бәйрәм табыны артында дәвам итте.