Максаты - китапханәләр каршында оешкан шогыль клубларының эшчәнлеген яктырту иде. Менә 20 ел инде бездә өлкәннәр өчен "Хатирә" клубы эшли. Очрашу "Сугыш елларында ызбачта кич утыру" күренешеннән башланып китте. Бу чыгышта быелгы истәлекле даталар- ТАССР ның 100 еллыгы, Бөек җиңүнең 75 еллыгы да чагылыш тапкан иде. Сугыштагы авылдашларыбызга посылка тутыру, фронттан килгән хатларны уку- хат язу, репрессияләнгән авылдашлар, торф чыгаруда- урман кисүдә катнашкан авылдашларыбыз язмышы барысы да чынбарлыктан алынган иде. Шулай ук авыл тарихы, аның шәҗәрәсен ясау буенча Сәгыйдуллин Рәфкать үзенең эзләнүләре белән уртаклашты. (Китапханәче Тәнзилә Шайхнурова)